Иске Элмәле авылында яшәүче Кузнецова Антонида Гавриловна 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау хаты алды. Антонида Гавриловнаны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Шакир кызы Долгополова килгән иде.