Ленинград шәһәренең блокадасын өзгән көнне үзәк китапханәдә "Ленинград: түздек һәм җиңдек" дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар Таня Савичева көндәлеген укыдылар, Ленинградта язылган легендар җиденче Симфониядән өзекләр тыңладылар һәм хәрби кинохроника кадрларын карадылар.