Чирмешәнлеләр дә кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш елларында фашизмга каршы көрәштә катнаштылар. Ә без, мемориаль үзәк хезмәткәрләре, ватаныбызны дошманнан саклауга үз өлешен керткәннәрнең истәлеген мөмкин булган кадәр саклап калырга тырышабыз. Мемориаль үзәгенең Бөек Ватан сугышы залында экскурсовод тарафыннан Совет халкының немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә җиңүенә 75 ел тулуга багышланган «Чирмешәннең данлы уллары» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде.