Җирлекара концертлар дәвам итә

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

27 гыйнвардан 2 февральгә кадәр 5 күчмә җирлекара концерт булды. 30 гыйнварда җирлекара ике концерт булып узды. Яңа Элмәле авыл җирлеге үзешчәннәре Сосновкада чыгыш ясадылар, ә Әмирдә Утыз Имән артистлары үзләренең иҗади сәләтләре белән уртаклаштылар. 31 гыйнвар көнне Иске Котыш авыл җирлеге артистларының Әккәрәйдә җирлекара концерты булды. Иске Үтәмеш авыл җирлеге артистлары 1 нче февраль көнне Бәркәтә авылында чыгыш ясадылар. Шул ук кичтә Кармыш халкын Иске Кади авыл җирлеге артистлары үзләренең иҗат җимешләре белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International