4 февральдә «Созвездие-Йолдызлык»эстрада сәнгатенең XX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең район этабының сайлап алу туры узды. Район мәдәният йорты сәхнәсендә районыбызның талантлы балалары чыгыш ясады. 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге яшь артистлар жюри хөкеменә өч төп номинациядә иҗади номерлар тәкъдим иттеләр: вокал (соло һәм ансамбльләр), хореография һәм конферанс.
Ә 5 февральдә муниципаль сайлап алу турының Гала-концерты булачак, анда иң матур номерлар күрсәтеләчәк. Конкурсның киләсе этабы-март аенда Аксубайда узачак зона туры. Укучыларыбызга уңышлар телибез!