"СОЗВЕЗДИЕ – ЙОЛДЫЗЛЫК -2020 " эстрада сәнгатенең XX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең район этабы

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

4 һәм 5 февральдә район мәдәният йорты сәхнәсендә «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең район сайлап алу туры узды. 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге яшь артистлар жюри хөкеменә өч төп номинациядә иҗади номерлар тәкъдим иттеләр: вокал (соло һәм ансамбльләр), хореография һәм конферанс. Компетентлы жюри тарафыннан 73 концерт номеры каралды, гала-концертка 36 иң яхшы номер сайлап алынды. Конкурска барлык авыл җирлекләре дә кушылды. Балалар туган Чирмешән, республика һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү турында җырладылар, биеделәр, сөйләделәр. Фестивальнең район мәдәният бүлеге һәм «район мәдәният йорты» муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан эшләнгән нигезләмәсендә өч тема турында сөйләнде. Чөнки 2020 ел юбилей даталарына бай: Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Чирмешән районының 90 еллыгы. Призлы урыннар алган балалар 14-15 мартта Аксубайда узачак фестивальнең зона турына безнең район данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International