Чирмешән РЭСы район башлыгы каршында отчет җыелышы

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

6 февраль көнне Чирмешән РЭСында отчет җыелышы узды. Оешма җитәкчесе Кәримов Рамил Әхәт улы хезмәт коллективы алдында 2019 елда районда электр челтәрләре тарафыннан башкарылган эшләр күләме һәм 2020 елга планнар турында хисап тотты.

Җыелышта район башлыгы Дәүләтшин Фердинат Мидхәт улы һәм башкарма комитет җитәкчесе Шәйдуллин Илфат Нәгыймулла улы катнашты. 

Район башлыгы башкарылган эшләргә уңай бәя бирде һәм 2020 елга коллектив алдында бурычлар билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International