"Туган ягым-Чирмешән" дип исемләнгән әдәби кичә

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Югары Кәминкә авыл китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Туган ягым-Чирмешән" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Китапханәче сөйләвеннән укучылар безнең төбәк, район, кече Ватаныбыз, Югары Кәминкә турында күп мәгълүмат алдылар.  Әңгәмә слайд-презентация белән үрелеп барды. Китап күргәзмәсендә бик күп кызыклы китаплар һәм журналлар урын алган. Кече Ватан тарихын һәм мәдәниятен белү патриотизм, җаваплылык, туган җиреңә һәм, гомумән, үз илеңә мәхәббәт хисен формалаштыруга ярдәм итә. Туган як тарихына карата кызыксыну бар һәм китапханә хезмәткәрләре алга таба да шундый кызыклы чаралар үткәрергә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International