Район инвалидлар җәмгыяте каршындагы «Ядькар» ансамбле Чумачка халкын үзенең чыгышы белән сөендерде. Коллектив репертуарында: җырлар, биюләр, скетчлар. Тамаша залында конкурслар һәм призлар белән уеннар җанлану уятты. Бу елның юбилярларына инвалидлар җәмгыятенең истәлекле бүләкләре тапшырылды. Очрашу бик җылы һәм күңелле үтте.