7 февральдә Болгар шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында 8 районнан 27 конкурсант катнашты. Безнең район данын «Хатын – кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясендә язучы Рәмзия Габделхакова, һәм «Ир-ат-лидер» номинациясендә Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов, якладылар. Безнең конкурсантлар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.