12 февраль көнне Ульяновка мәктәбе укучылары туган як тарихы музеенда булдылар. Экскурсовод музей заллары буйлап экскурсия үткәрде. Балалар ата-бабаларыбызның тормышы, туган як тарихы турында белделәр, крестьян йорты интерьеры белән таныштылар. Экскурсия ахырында музей хезмәткәрләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татарстаным – минем бишегем» темасына тарих һәм музыка буенча мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Укучылар туган як табигате, Татарстанның тарихи һәм мәдәни кыйммәтләре белән таныштылар.