2020 елның 16 февралендә Казан шәһәренең «МОСКОВСКИЙ» мәдәният үзәгендә халык уен коралларында уйнаучыларның I Халыкара «SFORZANDO» конкурсына 300дән артык яшь музыкант җыелды. Анда район балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. 6 сыйныф укучысы Мансур Галәветдинов «Гитара солосы» номинациясендә II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде; 7 сыйныф укучысы Камил Казаков III дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.
"SFORZANDO» халык уен коралларында уйнаучыларның I халыкара конкурсын оештыру комитеты укытучылары Сәлахова Гүзәлия Салих кызына мәдәният һәм сәнгатьне үстерүгә керткән өлеше, педагогик эшчәнлектә югары казанышлары, балалар һәм яшүсмерләр иҗаты өлкәсендә иҗади якын килүләре, халык уен коралларында яшь башкаручыларның I Халыкара конкурсы лауреатларын әзерләүдә югары профессиональ дәрәҗәсе өчен рәхмәт хаты тапшырды.
Ныклы сәламәтлек һәм иминлек, уңышлар һәм алга таба да иҗади уңышлар телибез!