«Халык уен коралларында башкаручылар" Ф. Яруллин исемендәге яшь музыкантлар конкурсы

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Әлмәт музыка көллиятендә яшь музыкантлар арасында бәйге узды.Конкурста Татарстан Республикасының 16 музыка мәктәбе һәм сәнгать мәктәбеннән 100 дән артык укучы катнашты.

Укытучылар Сәлахова Г. С. һәм Юрин В. Г. җитәкчелегендә Чирмешән балалар сәнгать мәктәбе укучылары уен коралларында үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
"Халык уен коралларында башкаручылар. Соло. Классик гитара» номинациясендә Мансур Галәветдинов I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде; Камил Казаков II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде; Мостафин Ришат III дәрәҗә дипломант булды.
"Халык уен коралларында башкаручылар. Соло. Баян, аккордеон " номинациясендә Зариф Закиров II дәрәҗә лауреат дипломы белән  бүләкләнде.
Укытучылар Салахова Гүзәлия Салих кызы һәм Юрин Владимир Григорьевич конкурс лауреатларын әзерләүдә педагогик осталыклары өчен грамоталар белән бүләкләнделәр.

Җиңүчеләрне котлыйбыз, нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International