Район балалар сәнгать мәктәбе укучылары Әлмәт шәһәрендә узган Рәис Нәгыймов исемендәге “Урсал тауда” IV Бөтенроссия фестиваль-конкурсыннан бүләкләр белән кайттылар. Гитарада уйнау осталыгы өчен Мансур Галәүетдинов икенче дәрәҗә Лауреат дипломы белән бүләкләнде. Камил Казаков (гитара) һәм Зариф Закиров (баян) өченче дәрәҗә Лауреат дипломына ия булдылар.