18 февраль көнне Баһаветдинова Алия Марат кызы балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары һәм хореография бүлегендә укучылар өчен, илебез тарихында бөек датага - Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлап "Сугыш еллары җырлары" дигән темага сыйныф сәгате үткәрде. Укучылар Бөек Ватан сугышы җырларының барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Әлеге чаралар ватанпәрвәрлек, Ватан тарихына, аның мәдәни мирасына карата хөрмәт хисе тәрбияли.