21 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә: юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән томан.
Көнбатыш Кама аръягы буенча: аязучан болытлы һава. Кар, юеш кар рәвешендәге явым-төшем, көндез урыны белән. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -1..+1, көндез максималь һава температурасы 0..+2. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.