Үзәк балалар китапханәсе «Наши истоки. Читаем фольклор» акциясенә кушылды.
Акция кысаларында 1 нче Чирмешән мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары белән «Народная нить мордовских жемчужин» дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрелде. Балалар китапханәсе «Эрзяночка» проекты белән Грант отты һәм шуңа күрә моны сайлау очраклы түгел. Чараның максаты-балаларны тарих һәм мәдәнияткә, мордва халык гореф-гадәтләрен өйрәнүгә җәлеп итү.