20 февраль көнне балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Геройлар белән горурланабыз" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Быел концерт Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында узды. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары матур номерлар әзерләделәр, алар арасында җырлау, музыка уен коралларында уйнау, бию номерлары. Тамашачы, талантлы башкаручыларның концертыннан ләззәтләнде, җавап итеп көчле алкышлар бүләк итте.