Начар метеорологик күренешләр: 23 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән болытлы һава көтелә: - төнлә һәм иртән томан; - иртән һәм көндез көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр.
2020 елның 23 февраленә һава торышы
2020 елның 22 февралендә 18 сәгатьтән 2020 елның 23 февралендә 18 сәгатькә кадәр
Көнбатыш Кама аръягы буенча: Аязучан болытлы һава. Төнлә явым - төшемсез, көндез бераз кар, юеш кар. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көньяктан секундына 6-11 метр, иртән, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -4..-7, аязган вакытта -12 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -1..-3. Юлларда бозлавык.