23 февраль көнне район мәдәният йортында, традиция буенча, Чирмешән районының оешма һәм авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында волейбол буенча финал ярышлары булып узды.
"Экстрим" (Күтәмә авыл җирлеге), "Чирмешән" (Чирмешән авыл җирлеге) , "Керемет" (Ульяновка авыл җирлеге), "Утыз Имән" (Яңа Кади авыл җирлеге) командалары финалга чыкты.
Бәйгедә җыелган очколар буенча җиңүче ачыкланды.
2009/202020 сезон чемпионы булып "Экстрим" командасы танылды, икенче урында - "Чирмешән", өченче урында - "Керемет".