Һава шартларының начараюы турында кисәтү - консультация

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

26 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә:  төнлә һәм иртән кар, юлларда кар көртләре;  төнлә һәм көндез буран, күз күреме 1 километрга кадәр һәм аннан да кимрәк булырга мөмкин, көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр көчле җил, юлларда көчле бозлавык.

2020 елның 26 февраленә һава торышы

2020 елның 25 февралендә 18 сәгатьтән 2020 елның 26 февралендә 18 сәгатькә кадәр

Көнбатыш Кама аръягында: болытлы, көндез аязучан. Төнлә-иртән кар, урыны белән буран, көндез явым-төшемнәрсез. Җил көньяктан төньяк-көнбатышка үзгәрүчән җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр.Төнлә минималь һава температурасы -3..-5. Көндез максималь һава температурасы -2..+1. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International