27 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә начар метеорологик күренешләр көтелә: юлларда көчле бозлавык, урыны белән томан, иртән һәм көндез бозлавык.
2020 елның 27 февраленә һава торышы
2020 елның 26 февралендә 18 сәгатьтән 2020 елның 27 февралендә 18 сәгатькә кадәр
Көнбатыш Кама аръягы буенча: болытлы, төнлә аязучан. Төнлә явым - төшемнәрсез. Иртән һәм көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, урыны белән томан, бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнбатышка үзгәрүчән секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -5..-7. иртәнгә 0..-2. Көндез максималь һава температурасы +1..+3. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.