Начар метеорологик күренешләр: 27 февральдә кич һәм 28 февральдә төнлә-көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, көндез 28 февральдә көчле җил, көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр.
2020 елның 28 февраленә һава торышы
2020 елның 27 февралендә 18 сәгатьтән 2020 елның 28 февралендә 18 сәгатькә кадәр
Көнбатыш Кама Аръягы Буенча: Болытлы. Урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем көтелә. Урыны белән томан. Җил көньяктан секундына 7-12 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы 0..+2, көндез максималь һава температурасы +3..+6. Юлларда урыны белән бозлавык.