29 февраль көнне Чирмешәндә Яшьләр мәйданчыгында Масленица - Май чабу бәйрәме узды. Күп тамашачыларны җыйган бәйрәм күңелле музыка белән башланып китте. Мәйданда шашлык, камыр ризыклары белән сәүдә рәтләре урнашты, балалар өчен уен мәйданчыклары оештырылды. Масленица, тәм-томнар һәм коймак белән чәйсез узмады.