Атналык планеркада Рәхмәт хатлары белән бүләкләү

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең район җирле бүлекчәсенең элеккеге башкарма секретаре Алмаз Әгъзам улы Закиров Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Күпьеллык тырыш хезмәте һәм Татарстан Республикасы транспорт комплексы үсешенә кертән өлеше өчен, Чирмешән автотранспорт предприятиесе баш инженеры, механигы Раил Рөстәм улы Шәйхетдиновка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләре, тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, “Безнең Чирмешән” район газетасы баш редакторы Кадыйр Шакир улы Гомәров, район газетасы редакциясе фотокорреспонденты Кадрия Габбас кызы Гамирова, район башкарма комитеты эшләре идарәчәсе Илнур Минсәгыйть улы Җамалтдинов район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Районда җирле үзидарә үсешенә керткән өлешләре, күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен, Кармыш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең элеккеге урынбасары Дания Шакир кызы Минебаева, Иске Котыш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең элеккеге урынбасары Екатерина Ивановна Кшуманева, Бәркәтә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миләүшә Фәтхи кызы Мусина район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International