ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Йолдызлы сәгать» интеллектуаль-танып-белү уены

2020 елның 3 марты, сишәмбе

2 март көнне балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Йолдызлы сәгать» интеллектуаль-танып-белү уены үткәрелде. Уенның максаты - укучыларның татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм иҗаты турында белемнәрен гомумиләштерү. Уен электрон презентация белән үрелеп барды. Экранда уйнаучыларга сорау һәм җавапларның берничә варианты тәкъдим ителде. Укучылар уенда актив катнаштылар, дөрес җаваплар өчен йолдызлар тапшырылды. Чараны балалар сәнгать мәктәбенең китапханә мөдире Фадеева В. Ю. әзерләде һәм үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International