Үзәк балалар китапханәсендә 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары белән 8 нче март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Ягез әле, кызлар» исемле уен-конкурс программасы узды. Программада иң акыллы, җитез һәм тапкыр кызлар ачыкланды, ә малайлар җанатарлар иде. Кызлар аш-су, кул эшләре һәм көнкүреше белән бәйле конкурсларда катнаштылар. Шулай ук әниләр турында шигырьләр конкурсы да булды. Сыйныфташлары өчен малайлар сувенирлар әзерләделәр һәм бүләк иттеләр. Китапханәче «Һәрвакыт булсын әни" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Барлык катнашучылар да татлы призлар алды.