Начар метеорологик күренешләр: 5 мартта көннең икенче яртысында һәм кич белән 6 мартта төнлә томан; - иртән һәм көндез көчле җил, секундына 15-20 метр тизлектә.
2020 елның 6 мартына һава торышы
2020 елның 5 марты 18 сәгатьтән 6 март 18 сәгатькә кадәр
Көнбатыш Кама аръягы буенча: Аязучан болытлы һава. Төнлә явым- төшемсез урыны белән томан. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 7-12 метр, иртән һәм көндез урыны белән 15-20 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -3..-7. Һаваның максималь температурасы көндез 0..+ 3. Юлларда бозлавык.