Балалар сәнгать мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көненә концерт

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

4 март көнне балалар сәнгать мәктәбендә 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Бу көнне мәктәпнең концерт залы язгы кәеф атмосферасына, тамашачыларның елмаюларына, шатлыкларына бай булды. Концертны алып баручылар барлык катнашучыларны якынлашып килүче яз, мәхәббәт һәм өмет бәйрәме белән котладылар, аларга сәламәтлек, иминлек, шатлык һәм якты тормыш теләделәр. Бу көнне башкарылган концерт номерлары, әлбәттә инде, хатын-кызларга багышланды. Хореография бүлеге укучылары үзләренең дәртле биюләре белән аерым кәеф бүләк иттеләр. Бөтен бәйрәм концерты бер сулышта узды, тамашачылар уңай эмоцияләрдә калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International