Өлкәннәр өчен бәйрәмнәр оештыру балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен матур традициягә әйләнде. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары йорт-интернатта Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты белән булдылар һәм биредә яшәүчеләргә концерт программасы бүләк иттеләр. Өлкәннәр үз адресларына котлау сүзләрен игътибар һәм кызыксыну белән тыңладылар: кемдер елмая, кемдер елый... Яшь вокалчылар үзләренең дәртле башкарулары белән елмаю һәм шатлык яшьләре уятты. Укытучылар Григорьевна Н.И. һәм Салахова Г.С. башкаруындагы җыр уңай тәэсир калдырдылар.