"Чирмешән" универсаль спорт залында Чирмешән районы Чемпионаты кысаларында авыл җирлекләре һәм оешмаларының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча финал уеннары узды. Чемпионнар титулын Чирмешән авыл җирлеге командасы саклап калды. Икенче урынны Ивашкино авыл җирлеге командасы яулады . Өченче урында - "Девчата" (Чирмешән авыл җирлеге).
Чирмешән авыл җирлеге командасы икенче ел рәттән волейбол буенча Чирмешән районы Чемпионатында алтын медальләр яулый.