Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 9 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр; - төнлә һәм көндез томан.
2020 елның 9 мартына һава торышы
2020 елның 8 марты 18 сәгатьтән 9 март 18 сәгатькә кадәр
Көнбатыш Кама Аръягы буенча: Болытлы. Төнлә явым-төшем, нигездә, яңгыр рәвешендә. Иртән, көндез яңгыр. Аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы 0..+3. Көндез максималь һава температурасы +3..+6. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.