Әминә Закир кызын 90 яшьлеге белән котларга балалары, оныклары һәм оныкчыклары җыелган иде. Бу көнне тәбрикләүләр, бүләкләр дә бик күп булды. Әминә Закир кызына Россия Президенты исеменнән котлау хаты һәм район башлыгының бүләге тапшырылды. Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы М.Әминов та тәбрикләде юбилярны. Тырыш, үрнәк балалар тәрбияләп, гомер буе авыр колхоз эшендә хезмәт куйган Әминә апага рәхмәт белдерде.
Әминә Закир кызы Кызыл Яр авылында туып үскән. Сугыштан кайткан Утыз Имән егете Хәләфетдин Мәслах улы белән алар гаилә корып, тугыз бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер 18 онык, дистәдән артык оныкчыклары бар. Икесе дә гомер буе колхоз хезмәтендә булалар. “Чөгендерне 3 гектардан да ким алмый идем, өстәвенә колхозга ипи дә пешердем. Көненә дүртәр тапкыр мич ягып, 25шәр ипи өлгертә идем”, дип искә ала Әминә әби ул елларны. 90 яшен тутырса да, әле дә тик торырга яратмый ул, бакча тутырып чәчәкләр, яшелчәләр үстерә. “Кызганыч, бабаем гына 68 яшендә вафат булды, хәзерге рәхәт тормышта яши алмады”, - ди Әминә әби.