Начар метеорологик күренешләр: 12 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил көтелә.
2020 елның 12 мартына һава торышы
2020 елның 11 марты 18 сәгатьтән 12 март 18 сәгатькә кадәр
Көнбатыш Кама аръягы буенча: Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез, көндез яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр тизлектә, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы +1..+ 4, көндез максималь һава температурасы +5..+ 9.