10 март көнне район мәдәният йортында «Татар кызы-2020 " Республика конкурсының зона этабы узды»

2020 елның 13 марты, җомга

10 март көнне район мәдәният йортында «Татар кызы-2020 " Республика конкурсының зона этабы узды».

Анда Нурлат, Аксубай, Чистай, Яңа Чишмә, Әлки, Алексеевск һәм Чирмешән районнарыннан 7 кыз катнашты. Кызлар 5 конкурста көч сынашты: визит карточкасы, милли киемдәге дефиле, интеллектуаль сораулар, татар милли кухнясы, иҗади номер. Безнең районны лаеклы тәкъдим иткән Утыз Имән авылы кызы Рания Минһаҗева беренче урынны алды. Аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International