Начар метеорологик күренешләр: 14 мартта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2020 елның 14 мартына һава торышы
2020 елның 13 марты 18 сәгатьтән 14 март 18 сәгатькә кадәр
Көнбатыш Кама аръягы буенча: Аязучан болытлы һава. Төнлә яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшем көтелә, көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11, төнлә-иртән көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+ 3. Көндез максималь һава температурасы + 5..+ 8.