ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында декоратив-гамәли сәгать бүлеге укучылары "Татарстан-минем горурлыгым!" темасына виртуаль сәяхәттә катнаштылар. Укытучы Динмөхәммәтова Галия Минзаһит кызы республикабыз тарихы, гореф-гадәтләр, мәдәният, хәзерге вакытта Татарстанның ничек үсеш алуы турында сөйләде. Чараның максаты үсеп килүче буында үз Республикаларына, туган якка карата кызыксыну һәм патриотик хисләрне үстерү, балаларның ТАССР барлыкка килү тарихы турында белемнәрен ныгыту.