Начар метеорологик күренешләр: кар, юеш кар, төнлә һәм иртән аерым районнарда көчле буран, көчәйгәндә 15 метрга кадәр көчле җил, юлларда бозлавык.
2020 елның 16 мартына һава торышы
2020 елның 15 мартында 18 сәгатьтән 16 март 18 сәгатькә кадәр
Көнбатыш Кама аръягы буенча: болытлы, көндез аязучан болытлы. Төнлә һәм иртән кар, юеш кар, урыны белән көчле. Көндез явым-төшемсез, юеш кар явачак. Аерым районнарда буран. Төньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба үзгәрүчән җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы 0..-4. Көндез һаваның максималь температурасы 0..+4. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.