Чирмешән аграр техникумында ачык дәрес

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

2020 елның 13 мартында Чирмешән аграр техникумында 2019 елда кертелгән махсус салым режимына һәм гражданнарның үзмәшгульлегенә багышланган ачык дәрес узды.

Ачык дәрестә башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 1 нче районара инспекциясенең клиентлар белән эшләү бүлеге өлкән салым инспекторы Гүзәл Гыйниятуллина, эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәгенең төбәк вәкиле Ленар Камалов һәм район эшмәкәрләре иҗтимагый советы рәисе Альберт Латыйпов катнашты.

Ачык дәрестә  60тан артык студент катнашты.

Чирмешән аграр техникумы студентларын тагын бер кат үзмәшгульлек өлкәсендәге өстенлекләр һәм проблемалар белән таныштырдылар. Балалар кызыксынуларын белдерделәр. Мондый очрашулар бу мәгариф учреждениесендә даими була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International