«Музейга экспонат бүләк ит» дип игълан ителгән музей акциясе кысаларында һәм Совет халкының фашистлар Германиясен Җиңүенә 75 ел тулу алдыннан мемориаль үзәк фондлары ай саен чирмешәнле-фронтовикларның фотосурәтләре белән тулылана. Кече Чегодайда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Яковлев Никифор Николаевичның фотосурәтен мемориаль үзәккә алып килделәр.