Начар метеорологик күренешләр: 19 мартта кич һәм көндез, 20 мартта төнлә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин
2020 елның 19 мартына һава торышы
2020 елның 18 март 18 сәгатьтән 19 март 18 сәгатькә кадәр
Көнбатыш Кама аръягы буенча: болытлы, төнлә аязучан. Төнлә явым-төшемсез, көндез яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, көндез 17-22 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -1..+2º, көндез максималь һава температурасы +4..+8º. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.