Һава шартларының начараюы турында кисәтү- консультация

2020 елның 22 марты, якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 23 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бозлавык көтелә: - юлларда бозлавык; - иртән һәм көндез төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр; - иртән һәм көндез буран, бозлавык.

2020 елның 23 мартына һава торышы

2020 елның 22 мартында 18 сәгатьтән 2020 елның 23 мартында 18 сәгатькә кадәр

Көнбатыш Кама аръягы буенча: Аязучан болытлы һава. Төнлә явым - төшемсез. Көндез урыны белән кар һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр; аерым районнарда буран, бозлавык. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 8-13 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-9. Көндез һаваның максималь температурасы 0..-3. Юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International