Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасының "Патриот" республика спорт-патриотик һәм яшьләрне армиягә кадәр әзерләү үзәге" дәүләт автоном учреждениесе "Беләм. Хәтерлим. Горурланам" социаль акциясе башлап җибәрде. Барлык теләүчеләр видеога 59 секундка кадәр дәвам иткән теләсә нинди шигырьне яздыра һәм социаль челтәрләргә Инстаграммалар һәм Вконтакте аша чыгара ала. Бу акциягә районның барлык мәдәният хезмәткәрләре, шулай ук клуб формированиеләрендә катнашучылар кушылды.
Без халкыбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калучыларны онытмаска тиеш. «Үткәнен оныткан – киләчәген югалта» дигән сүзләр бик дөрес. Без истә тотарга гына түгел, ә батырлыкка лаеклы булырга да тиеш.