Ел саен 19 мартта Россия Хәрби-Диңгез Флоты су асты көчләре хәрби хезмәткәрләре, ветераннары һәм гражданлык персоналы үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Диңгезче-су асты көймәсе көнен билгеләп үтә. Бу көнне 1906 елда Император Николай II указы буенча Хәрби флот судноларын классификацияләүгә хәрби корабларның яңа классы — су асты көймәләре кертелә.
Туган якны өйрәнү музеенда бу көнгә багышланган күргәзмә эшли. Биредә сез 60нчы елларда Россия Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән мичман, Сипатров Анатолий Ивановичның, мичман, Владимир Иванович Кузнецовның, 90965нче хәрби часть командиры, Ганиев Габделәхәт Бари улының һәм башкаларның шәхси документлары белән таныша аласыз.