Чирмешән районы социаль яклау бүлеге гражданнарга эшкә урнашуга социаль контракт төзергә тәкъдим итә. Социаль контракт - ул социаль яклау бүлеге һәм граждан арасындагы килешү, аның буенча граждан килешүнең үз өлешен үти (эшкә урнаша), ә социаль яклау бүлеге - үз өлешен (гражданинга 2020 ел азагына кадәр ай саен 10 085 сум социаль пособие сыйфатында түли).
Социаль контракт төзү сораулары буенча эш көннәрендә 2-29-38 телефоны буенча, М .Титов ур., 26 йорт, 32 нче бүлмә адресы буенча мөрәҗәгать итәргә.