Чирмешән районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре иң беренчеләрдән булып карантин вакытында өйдә саклагыч битлекләр тегү идеясен тәкъдим иттеләр. Беренче чиратта аларны Чирмешән районында коронавирус йоктыру куркынычы янау сәбәпле, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә булышучы волонтерлар – мәдәният хезмәткәрләре алачак. Аларга 15тән артык кеше кушылды инде.
Бу әле волонтерлар өчен тегелгән һәм аларга тапшырылачак барлык бәйләвечләр дә түгел. Шулай ук тегүче волонтерлар битлекләр тегеп, районның мохтаҗ кешеләренә файдалануга тапшырачак.