Балалар бакчасында дежур төркемнәр турында

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 27.03.2020 ел, №3845/20 хаты нигезендә, 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында РФ Президенты Указының эшләми торган көннәр турындагы Указы гамәлдә булмаган балалар өчен дежур төркемнәр оештырылды. Алар-ата-аналары хастаханәләрдә, даруханәләрдә, халыкны азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итүче кибетләрдә, идарә органнарында, гадәттән тыш хәлләр министрлыгында, МВД оешмаларында эшләүче балалар һ.б. калган балалар ата-аналары белән өйдә кала.

Район үзәгендәге 3 балалар бакчасында дежур төркемнәр эшли. Чирмешәннең 3 нче номерлы «Родничок» балалар бакчасында төркемгә - 5, Чирмешәннең 1 нче номерлы «Ромашка» һәм «Әкият» балалар бакчаларында 3әр бала йөри.

2020 елның 30 мартында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Ш. Долгополова һәм МКУ «Мәгариф бүлеге» җитәкчесе О. В. Маркова әлеге балалар бакчаларында булдылар. Барлык балалар бакчаларында да коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән барлык чаралар башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International