Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 2 апрелендә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчәйгәндә 15-18 метр тизлектә көчле җил көтелә.
2020 елның 2 апреленә һава торышы
2020 елның 1 апрелендә 18 сәгатьтән 2 апрель 18 сәгатькә кадәр
Көнбатыш Кама аръягы буенча: Аязучан болытлы һава. Бераз явым-төшемсез, көндез урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы -3..-6, көндез максималь һава температурасы +3..+6.