Чирмешән районында өлкәннәр турында волонтерлар кайгырта

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Өлкән яшьтәге кешеләрнең авыруга аеруча дучар булуын исәпкә алып, 65 яшьтән өлкәнрәкләр 15 апрельгә кадәр өйдән чыкмаска һәм даруханәләргә, кибетләргә, җәмәгать урыннарына, базарларга барудан тыелырга киңәш итә.

Коронавирус пандемиясе уңаеннан, өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтү максатыннан, һәр авыл җирлегендә волонтерлар төркемнәре төзелде. Алар ялгыз картларга һәм мохтаҗларга азык-төлек, дарулар сатып алуда, коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр түләүдә ярдәм итәләр.

Өлкән яшьтәге гражданнар, кирәк булганда, «кайнар линия» телефоннарына 2-28-30, 2-58-36 телефоннарына шалтыратып, ярдәм сорый алалар.

Волонтер, өйгә килеп, заявка һәм акча ала, шуннан соң сезнең белән исәп-хисапны тулысынча башкара.

Районда ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итү максатыннан оештырылган эшче төркем җитәкчесе, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова сүзләренә караганда, райондагы 446 өлкән яшьтәге кешегә 307 волонтер ярдәм күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International