Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга кирәклеген искә төшерә.
Пенсия фонды эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр һәм аңлатмаларны Татарстан Пенсия фондының Чирмешән районындагы Контакт-үзәгенең телефон номеры буенча алырга мөмкин:
8 (84396) 0-74-11.
Гариза бирелгән очракта, аны РПФ сайтында Шәхси кабинет аша җибәрү мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез www.pfrf.ru к
Әгәр дә барып булмый икән, кабул итүгә алдан сайт яки телефон номеры аша язылырга кирәк:
8 (84396) 0-74-11
Кабул итү алдан язылу буенча алып барыла.
Моннан тыш, республикада ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек һәм дарулар сатып алу һәм китерү өчен волонтерлар хәрәкәте эше оештырылган. Моның өчен 598-3-598 кайнар линия телефонына шалтыратырга кирәк.
Беренче чиратта кирәкле әйберләр өлкән яшьтәге гражданнар акчасына сатып алына. Китерү бушлай башкарыла.
Өйдә калыгыз! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!